Ата-аналарның, балаларның һәм педагогларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә җаваплы мөнәсәбәтен формалаштыруга һәм балигъ булмаган балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре кимүгә юнәлдерелгән кисәтү – профилактика эшен уздыру максатыннан 2019 елның 22 апреленнән 8 маена кадәр мәгариф оешмалары арасында «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен сакла һәм юл-транспорт һәлакәтләре булмаячак» дип исемләнгән муниципаль иҗади эшләр конкурсы узды.
Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр үзләренең әти-әниләре белән бергә «йорт – балалар бакчасы – йорт»дигән куркынычсыз маршрут эшләүдә актив катнаштылар. Төрле коллажлар, китаплар-сабыйлар, стена газеталары-коллажлар, юл йөрү кагыйдәләре буенча папкалар, уеннар тәкъдим ителде. Чара кысаларында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча инспектор Надежда Аксенова балалар белән юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белүгә кызыклы викторина үткәрде һәм барысына да яктылык кайтаргыч элементлар бүләк итте.
Конкурста катнашкан барлык катнашучылар да теге яки бу номинациядә дипломнар белән билгеләп үтелде һәм кыйммәтле бүләкләр алды.