15 май да Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм 1993 елның 20 сентябрендә БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан оештырылган. "Халыкара гаилә көне" бәйрәме киң җәмәгатьчелек игътибарын гаилә проблемаларына җәлеп итү максатыннан оештырыла.
Әлеге истәлекле датага район үзәк китапханәсендә «Гаилә масштабында уку»дигән күргәзмә-тәкъдим ачылды. Укучылар игътибарына «Гаилә тарихы» дигән рубрикалар астында төрле эчтәлектәге әдәбият тәкъдим ителде.
«Минем китап киштәсе» рубрикасында танылган шәхесләр укый торган китаплар белән танышырга мөмкин.
Ә «Бөтен гаилә белән укыйбыз» рубрикасында укучыларга сәнгать классикасын тәкъдим итәләр.
Сезне китапханәдә көтеп калабыз, кадерле укучыларыбыз!