Милли проектлар

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

ТР  Дәүләт Советы рәисе Ф. Х. Мөхәммәтшин катнашында «Милли проектлар: төп максатлар һәм Татарстан Республикасында гаиләләргә системалы ярдәм күрсәтү, аларны ныгыту һәм яклау нәтиҗәләре» темасына иҗтимагый тыңлаулар узды.

Фикер алышу Халыкара гаилә көненә багышланды. ТР да милли проектларны гамәлгә ашыру планнары турында мәгълүмат белән ТР ның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И. Э. Фәйзуллин, ТР ның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Э. А. Зарипова, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары А. М. Асадуллина чыгыш ясады.

Министрлык вәкилләренә милли проектларны гамәлгә ашыру планнарына төзәтмәләр кертү буенча сораулар һәм теләкләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International