Яңа билгеләнгән муниципаль хезмәткәрләрне һөнәри үстерү максатында Казан (Идел буе) федераль университетының Югары дәүләт һәм муниципаль идарә мәктәбе ТР Финанс министрлыгы белән берлектә агымдагы елның 15-16 май көннәрендә «Җирле бюджет проектын формалаштыру» дигән стажировка программасы уза. Югары Ослан районыннан Иннополис шәһәре Башкарма комитетының финанс бүлеге башлыгы стажировка үтә.
Стажировкада катнашучылар ТР Финанс министрлыгының барлык бүлекләре эше белән танышачаклар, бюджетның керем һәм чыгым өлешләрен формалаштыру, бюджет кытлыгын финанслау чыганаклары, икътисад һәм социаль-мәдәни өлкә тармакларын финанслау үзенчәлекләре мәсьәләләрен өйрәнәчәкләр.