В. И. Вернадский исемендәге хөкүмәтнеке булмаган экология фонды Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте белән берлектә Бөтенроссия экологик өмәсендә иң актив катнашучыларны ачыклау һәм бүләкләү максатында «Яшел Яз - 2019» экологик өмәсе үткәрү турында конкурс игълан итте.
Конкурста яше, җенесенә, һөнәренә карамастан, Россия Федерациясенең теләсә кайсы гражданы катнаша ала һәм конкурсның Оештыру комитетына электрон почта аша zelvesna@vernadsky.ru адресына«Конкурс» тамгасы белән 2019 елның 1 июненә кадәр гариза бирә ала. Конкурс шартлары белән тулырак сайтта танышырга мөмкин lapin@vernadsky.ru