11 май көнне Югары Ослан балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлеге укучылары һәм укытучылары Яшел Үзән шәһәрендә узган "Изумрудный город" дигән Бөтенроссия конкурсына бардылар. Дипломантлар исеменә Хәсәнова Амалия (фортепиано), Шилина Юлия (фортепиано), Язынина Анна(скрипка), Хәйруллина Азалия (скрипка) лаек булды.
Конкурс жюрие укучыларны югары дәрәҗәдә әзерләүне һәм укытучыларның һөнәри осталыгын билгеләп үтте