Бүген район башлыгы Марат Зиатдинов авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре белән язгы культураларны чәчүне тәмамлау мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Киңәшмә башында авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы кырчылыкта агымдагы торышы турында кыскача мәгълүмат бирде. Бүгенге көнгә 12443 гектар мәйдан чәчелгән, бу план мәйданнарының 73% ын тәшкил итә.
Фермер хуҗалыклары чәчүне төгәлләделәр һәм соңгы гектарларда "Заря"агрофирмасы басуларында язгы бөртекле культуралар чәчү бара.
Барлык предприятиеләрдә кукуруз чәчү бара. Тагын 2500 гектар мәйданда эш башкарырга кирәк. Соңгы ике көндә һава шартлары чәчүне туктатса да, бу явым-төшемнәр бик кирәк. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре чәчүне тулысынча киләсе атна уртасында төгәлләячәкләр дип ышандырдылар.