Белдерү

2019 елның 17 мае, җомга

2019 елның 21 маенда 15.00 сәгатьтә район Советының утырышлар залында Югары Ослан муниципаль районы Советының чираттагы кырык алтынчы утырышы була.

Көн тәртибендәге түбәндәге мәсьәләләрне карау күздә тотыла:

1.    Югары Ослан муниципаль район Советының 2018 нче елның 14 нче декабрендә кабул ителгән 39-442 нче номерлы «Югары Ослан муниципаль районының 2019 нчы елга һәм 2020 һәм 2021 нче елларның планлы чорына бюджеты турында" гы карарына үзгәрешләр кертү турында»;

2.    Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының муниципаль милкендәге мөлкәт объектлары турында мәгълүматны бастырып чыгару тәртибен раслау хакында" 2006 ел, 30 декабрь, 687 нче карары;

3.    ТР Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына файдалануга тапшыру өчен муниципаль мөлкәт исемлегенә кертелгән муниципаль мөлкәт, өченче затлар хокукларыннан ирекле тәртибен раслау турында" 2007 ел, 28 нче июль, 346 нчы номерлы карары;

4.    Югары Ослан муниципаль районы Советының 2012 елның 6 августындагы 29.286 номерлы карары белән расланган авыл җирлеге чикләрендә формалашкан җир кишәрлекләре булмаган очракта, өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гражданнарга җир кишәрлекләре бирү тәртибенә үзгәрешләр кертү турында;

5.    Югары Ослан муниципаль районының идарә органнары аппаратларының штат расписаниесенә үзгәрешләр кертү турында;

6.    Югары Ослан муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында;

7.    Югары Ослан муниципаль районы башлыгы каршындагы Иҗтимагый советның 2018 елгы эш нәтиҗәләре һ.б. турында

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International