Район үзәк китапханәсендә чуваш китабы атналыгы кысаларында “Чуваш халкы тарихы» дип исемләнгән күргәзмә-күзәтү эшли башлады. Күргәзмәдә чуваш халкының тарихы, мәдәнияте буенча бай материал тәкъдим ителде. Күргәзмәдә күренекле мәгърифәтче һәм гуманист И. Я. Яковлевка аерым урын бирелде, ул чуваш халкының мәгариф системасына һәм гомумән милләт үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертте. Ул үз тормышларындагы эшне – чуаш халкының милли күтәрелешен, бөек рус халкының мәдәниятенә якынаюын тормышка ашырды.
Күргәзмә шулай ук укучыларны Чуашстаннан чыккан атаклы кешеләр белән дә таныштыра. Бу – Россиянең легендар полководец В. И. Чапаев, СССРның очучы-космонавты, Советлар Союзы Герое А. Г. Николаев, бөтен дөньяга танылган балерина Н..В.Павлова, Зур театрның танылган бас, СССРның халык артисты М. Д. Михайлов һәм башкалар.