18 майда билгеләп үтелә торган Халыкара музейлар көне уңаеннан район үзәк китапханәсендә «Тарих сулышы»дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнде. Күргәзмә дөньяның танылган музейлары: Дәүләт Рус музее, Третьяков галереясы, Эрмитаж, Татарстан Республикасы Милли музее һәм башкалар белән таныштыра.
Бу күргәзмәнең китап битләрен ачып, музейдан, бер залдан икенчесенә күчәбез кебек. Китап күргәзмәсенә барып, сез кешелек мәдәниятенең югары казанышлары белән танышасыз, үткән осталарның могҗизалы дөньяларына ирешәсез.