Грант алучыларны зона ачык тыңлау

2019 елның 17 мае, җомга

Буа шәһәрендә укытучыларның һөнәри үсешенә грант ярдәмен алучыларның «Өлкән укытучы», «Укытучы-мастер», «Укытучы-остаз», «Укытучы-эксперт» номинацияләре буенча зона чыгышлары узды.  Әлеге чарада грант алучыларның эш нәтиҗәләре турында 7 район хисапларын тәкъдим итте.

Агымдагы уку елында районда төрле фән өлкәләреннән 5 укытучы әлеге грантка ия булды. Алар: гимназиядән Людмила Штатнова һәм Широкова Марина, Матюшино авылыннан Гаделшин Илгизәр, Шылаңгыдан -  Аббазова Роза һәм Югары Ослан гомуми белем бирү мәктәбеннән -  Хуртина Светлана.

Районда белем бирү процессының нәтиҗәлелеген күтәрү, һөнәри үсеш һәм остазлык эшчәнлеге буенча инновацион методлар һәм технологияләр кертү буенча грант алучылар проектларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча Мәгариф бүлеге укыту-методик эш буенча җитәкче урынбасары Фәридә Әхмәтова чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International