Районда «Игътибар-балалар!" профилактик чарасы старт ала

2019 елның 19 мае, якшәмбе

20 майдан 2 июньгә кадәр республикада һәм районда «Игътибар - балалар! " профилактик чарасы старт ала. Аның максаты - балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү һәм юлда балаларның һәм яшүсмерләрнең куркынычсызлык кагыйдәләре белемнәрен торгызу.

- Быелның дүрт аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 131 юл - транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда өч бала һәлак булган һәм 140 бала имгәнгән, - ди Югары Ослан ЮХИДИ бүлеге начальнигы Альберт Борһанов. - Статистик мәгълүматлар анализы барлык юл-транспорт һәлакәтләренең өчтән бере җәй айларында килеп чыгуын күрсәтә. 2018 елның июненнән август аена кадәр 219 юл-транспорт һәлакәте булган, 10 бала һәлак булган (2018 елда барлыгы 18 бала үлгән) һәм 225 бала зыян күргән. Мондый юл-транспорт һәлакәтләре ел дәвамында теркәлгән гомуми саныннан 33,3% тәшкил итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International