Кирилл-Мефодиев укулары

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

17 май көнне Казан шәһәренең 93 нче гимназиясендә Славян язуы һәм мәдәнияте көненә багышланган XVI республика Кирилло - Мефодий укулары узды.

Кирилл-Мефодий яшүсмерләр фәнни укулары «2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру " дәүләт программасы нигезендә үткәрелә.

Татарстан Республикасы мәктәпләреннән 290 укучы 9 секция эшендә катнашты.  Алар арасында МББУ «Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе» укучылары Наира Абгарян (7нче сыйныф) «Туган якны өйрәнү» секциясендә 1 урынны һәм Карина Абгарян (11 сыйныф) «Тарих һәм культурология» секциясендә 3 урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International