Бүген район Советы бинасында Югары Ослан муниципаль районы Советының законлылык, хокук тәртибе һәм регламент буенча даими комиссиясе утырышы булды.
Көн тәртибенә 4 мәсьәлә кертелгән иде:
1. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының муниципаль милкендәге мөлкәт объектлары турында мәгълүматны бастырып чыгару тәртибен раслау хакында" 2006 ел, 30 декабрь, 687 нче карары;
2. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына владение һәм файдалануга тапшыру өчен муниципаль мөлкәт исемлегенә кертелгән муниципаль мөлкәт тәртибен раслау турында" 2007 ел, 28 нче июль, 346 нчы номерлы карары;
3. Авыл җирлеге чикләрендә формалашкан җир участоклары булмаган очракта, өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гражданнарга җир кишәрлекләре бирү тәртибенә үзгәрешләр кертү турында;
4. Югары Ослан муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында;
Югары Ослан муниципаль районы Советының юридик бүлеге начальнигы Надежда Пичугина комиссия әгъзаларына әлеге проектларны тәкъдим итте.
Комиссия әгъзалары докладчыны хупладылар һәм әлеге проектларны район Советы утырышында карап тикшерүгә чыгарырга тәкъдим иттеләр.