Бүген безнең мәктәптә 8 сыйныф укучылары өчен дәресне монополиягә каршы хезмәтнең Татарстан бүлеге вәкилләре: Розенталь Андрей,ТР буенча Федераль монополиягә каршы хезмәтнең идарә җитәкчесе урынбасары һәм матбугат секретаре Ефимова Оксана үткәрде. Кунакларны Югары Ослан районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Маннапова Наталья тәкъдим итте. Алар оешма эшчәнлеге, эре компанияләргә карата эшләр, конкуренция өлкәсендә хокук бозулар турында сөйләделәр. Шулай ук рекламага таләпләр дә әйтелде. Лекция материалы сигезенче сыйныф укучылары өчен кызыклы булды, алар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.