Җиңүчеләрне хөрмәтләү

2019 елның 21 мае, сишәмбе

Бүген, 21 май көнне, «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында «Укучының иң яхшы мәдәни көндәлеге» һәм «Иң мәдәни ата-ана» республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Мәдәни-мәгариф проекты бездә 2014 елдан бирле гамәлгә ашырыла һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов патронажы астында уза.

2018-19 уку елы дәвамында мәктәп укучылары сыйныф белән яки ата-аналар белән мәдәни көндә китапханә, музей, театр һәм башка мәдәният учреждениеләре белән танышуны, мәдәни көндәлек битләрен матур итеп бизәп, төрле мәдәни-танып-белү чараларында булдылар. Төрле биремнәр үтәделәр, сорауларга җавап бирделәр, фоторәсемнәр дә өстәделәр, рәсемнәр һәм китаплар турында яздылар.

Быел муниципаль конкурста Михайлова Регина, Куприянов Вадим, Синицына Дарья һәм Лаптев Тимур - Югары Ослан гимназиясеннән, Печище, Түбән Ослан һәм Октябрь мәктәпләреннән җиңүчеләр булдылар.

Җиңүчеләргә Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International