20 май көнне районның барлык гомуми белем бирү учреждениеләрендә Бердәм парламентаризм дәресе узды. Дәрес Россия парламентаризмы көнен бәйрәм итүгә багышланган һәм укучыларның игътибарын Федераль җыелыш һәм РФ субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары эшчәнлегенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Бердәм дәрес барышында катнашучылар хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендәге парламентарийларның тарихы, функцияләре һәм эше белән таныштылар.
Укучылар «Россия Сайлау» видеодәресын карадылар, виртуаль экскурсия ясадылар. Дәрес кысаларында укучылар «Бөтенроссия гражданнар грамоталылыгы конкурсында катнаштылар.