Хокук бозуларны кисәтү

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының законнар һәм хокук куллану практикасы мониторингы комиссиясенең киңәйтелгән утырышында «Татарстан Республикасында хокук бозуларны профилактикалау турында " 2017 елның 11 гыйнварындагы 3-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру турындагы мәсьәләне карау булды.

Төп докладлар белән ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының полиция башлыгы урынбасары М. И. Айдаров һәм ТР прокуроры урынбасары М. Ш. Долгов чыгыш ясады. Әлмәт, Баулы, Чистай районнарының эш тәҗрибәсе тыңланды.

Муниципаль дәрәҗәдә даими контроль һәм эшне таләп итүче сораулар арасында хокук бозуларны профилактикалау буенча муниципаль программаларны гамәлгә ашыру һәм аларны финанслау, АЖК эчтәлеге һәм полициянең участок уполномоченныйлары эше өчен шартлар тудыру, ДНД эшенең нәтиҗәлелеге билгеләп үтелде.

Утырышта Югары Ослан муниципаль районыннан район башлыгы урынбасары Сергей Осянин һәм ДНД җитәкчесе Владимир Токарев катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International