"Кызыл канәфер" - Безнең Ватан өчен көрәшкән сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган батырлар турында бөтенхалык символы. Россиядә 1 майдан 22 июньгә кадәр "Буыннар хәтере" хәйрия фонды тарафыннан ел саен акция үткәрелә.
Бүген акция безнең районда да старт алды. «Өстәмә белем бирү үзәге» муниципаль бюджет учреждениесе һәм "Җиңү волонтерлары” отряды активистлары "Кызыл канәфер” акциясенә кушылды. Значоклар сатудан кергән барлык акчалар да сугыш хәрәкәтләре нәтиҗәсендә зыян күргән ветераннарга ярдәм итүгә тотылачак.