Мәктәп укучыларының Бөтенроссия фән олимпиадалары җиңүчеләрен һәм призерларын хөрмәтләү

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

22 майда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең Халыкара мәгълүмат үзәгендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашында Мәктәп укучыларының һәм аларның педагогларының  Бөтенроссия предмет олимпиадаларында җиңүчеләрне һәм призерларны хөрмәтләү тантанасы узды.
     
Бүләкләү тантанасында  безнең районнан 11 бала катнашты. Матюшино мәктәбеннән Гаделшина Яна «ОБЖ» фәне буенча җиңүче һәм Татар Борнашы мәктәбеннән Слушкин Михаил «Технология» фәне буенча Россиядә абсолют җиңүче булды.  
     
Ел саен олимпиадаларның төрле этапларында җиңүчеләрне һәм призерларны әзерләгән «Иннополис лицее " директоры Н. Сулимова ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы грамотасы белән бүләкләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International