«Россия династиясе« 10 нчы төбәкара конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү»

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Казан шәһәре Идел Буе районының 139-нчы номерлы гимназиясе базасында халыкара «Россия династиясе» укучыларның иҗади һәм проект эшләре буенча 10 нчы төбәкара конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.  Конкурста мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүчеләр, гимназия, лицей, урта гомуми белем бирү мәктәпләре, төп гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары катнашты.

ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы дипломнары һәм истәлекле бүләкләр тапшыру тантанасында мәртәбәле кунаклар катнашты:

- Федорова Тамара Трофим кызы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы,

- Һидиятов Илнар Рүзәл улы, Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы,

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика бүләге белән бүләкләнүчеләр арасында «Кояшкай» балалар бакчасы тәрбиячесе Кольцова Раиса Витальевна да бар иде. Ул әлеге конкурска проектны тәкъдим итеп, «Укытучылар династиясе» номинациясендә беренче урынны алды.  

Рәис Витальевнаны котлыйбыз һәм яңа иҗади уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International