Туган як тарихына карата кызыксынуны арттыру, укучыларны фәнни - эзләнү эшенә җәлеп итү, яшь буында патриотизм тәрбияләү максатыннан ел саен укучыларның «Россия династиясе " төбәкара иҗади һәм проект эшләре конкурсы үткәрелә.
Быел конкурста 369 мәктәпкәчә яшьтәге бала һәм республиканың 1-11 сыйныф укучылары, шулай ук Швеция һәм Германия балалары катнашты.
Конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү Казан шәһәре Идел буе районы 139-нчы номерлы гимназиядә узды.
Бүләкләнүчеләр арасында безнең район да бар. 1 нче дәрәҗә Диплом белән Кольцова Татьяна («Кояшкай» балалар бакчасы) һәм Акбиров Илназ, Югары Ослан гимназиясенең 7 нче сыйныф укучысы (җит. Соловьева Е. Б.). 3нче дәрәҗә диплом белән Куртымова Варвара, 6 сыйныф укучысы (Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе, җит. Куртымова Е. А.) һәм Замешина Ирина, 6 нчы сыйныф укучысы (Яр буе Моркваш урта мәктәбе, җит. Баданина А. В.).
Котлыйбыз һәм яңа иҗади уңышлар телибез!