Сменада Куралово мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты буенча район чаралары һәм олимпиадалары активистлары Сарбаев Максим, Биряльмин Д., Лужаева Дарья һәм Афиногенова Нина катнашты.
Смена программасы ТР да рус телен, әдәбиятын һәм мәдәниятен үстерү һәм аңа ярдәм итү буенча күппрофильле алымга төзелде. Программада театр, иҗат остаханәләрендә, рус теле тарихы буенча дәрес, борынгы рус каллиграфиясе, дуслык һәм милләтара килешү буенча мастер-класслар, рус традицион уеннары фестивале, балалар һәм яшьләр этноколлективлары концерты оештырылган иде. Балалар язучылары һәм шагыйрьләре белән очрашулар булды.