22-23 май көннәрендә сәнгать мәктәбендә сынлы сәнгать бүлегенең 2019 елгы чыгарылыш укучыларының йомгаклау эшләре смотры узды.
Балалар үз эшләрендә рәсем сәнгате, композицияләр өлкәсендә үзләренең осталыкларын, белемнәрен һәм күнекмәләрен күрсәттеләр. Хезмәт көннәре артта калды, алда шатлыклы вакыйга - сәнгать мәктәбенең 2019 елның 28 маенда булачак тәмамлану турында таныклыклар тапшыру тантанасы.