Соңгы кыңгырау

2019 елның 25 мае, шимбә

Хөрмәтле педагоглар, кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары, укучылар һәм аларның әти-әниләре!

Бөтен ил буенча бүген май ахырына традицион Соңгы кыңгырау бәйрәмнәре уза. Кемдер өчен бу көн-мәшәкатьсез каникуллар башлану, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен җитди сынау вакыты җитә. 

Ел дәвамында сез күп һәм нәтиҗәле эшләдегез. Алда җәй, ял вакыты, җәйге каникуллар башлана. Сез аларны күңелле, үз сәламәтлегегез өчен төрле һәм файдалы итеп үткәрерсез дип ышанам. 

Барыгызга да игелек һәм иминлек телим. Һәрвакыт якты чиста күк булсын, якты, җылы кояш балкысын һәм тормышта барысы да уңышлы булсын. Бәйрәм белән!

Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М. Г. Зиатдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International