Соңгы кыңгырау-2019

2019 елның 25 мае, шимбә

25нче майда “Татар Борнашы урта мәктәбе” МБББУсендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәменә багышланган тантаналы линейка узды. Әлбәттә инде линейкада барлык укучылар да, укытучылар,әти-әниләр һәм килгән кунаклар бар иде, ләкин бәйрәмнең төп катнашучылары-чыгарылыш сыйнф укучылары.Алар өчен кыңгырау соңгы тапкыр шалтырады.Чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшырып үзләре теләгән һөнәр ияләре булуларын телибез.Хәерле юллар сезгә хөрмәтле чыгарылыш укучыларыбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International