Хөрмәтле Югары Ослан районы эшмәкәрләре!
Сезне Россия эшкуарлары көне белән котлыйм!
Бу үз эшен оештыра һәм үстерә алган инициативалы, энергияле һәм талантлы кешеләрнең һөнәри бәйрәме. Бу бәйрәмнең барлыкка килүе – күп кенә кыенлыкларга карамастан, эшчәнлекнең яңа төрләрен үзләштерүчеләрнең хезмәтенә карата хөрмәт күрсәтү, районда эш урыннары булдыру, ахыр чиктә Югары Ослан халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү.
Чын эшмәкәр – һәрвакыт яңа үрләргә омтылучы кеше. Без Югары Ослан җирендә эш алып баручы, социаль проблемаларны хәл итүдә актив катнашучы эшмәкәрләргә, район үсешенә үз тәҗрибәсен һәм иҗади көчен керткән эшмәкәрләргә рәхмәтле.
Хөрмәтле эшмәкәрләр! Сезгә стандарт булмаган карарлар, яңа проектлар, уңышлар һәм чәчәк атуыгызны телим! Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!
Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе В. С. Тимиряев