26 майда "Балалар сәнгать мәктәбе" ндә тәрбияләнүчеләр «Йолдызлар музыкасы» халыкара бәйгесеннән 6 диплом белән чыгыш ясады һәм призлы урыннар алып кайттылар.
Конкурс Мәскәү өлкәсе Мәдәният министрлыгы ярдәме белән В. Спиваков Халыкара хәйрия фонды һәм "Синяя птица" Бөтенроссия телевизион проекты патронаты астында узды.
"Конфетти» хореография коллективы (җитәкчесе Антонова Нина Валентиновна) «Эстрада биюе –formation» номинациясендә 1 һәм 2 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
"Эстрада вокал» номинациясендә укытучылар Галәвиева Динара Таһировнаның укучылары нәтиҗәләр белән сөендерделәр. Анастасия Черменская һәм Алинә Мөхәммәтҗанова соль программасында 2 дәрәҗә лауреат булдылар. "Карамельки» вокаль ансамбле дә 2 дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды.
Котлыйбыз!