"100 юл, 100 сукмак"

2019 елның 27 мае, дүшәмбе

25 майдан 26 майга кадәр "Идел" яшьләр үзәгендә Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең Бөтенроссия һөнәри берлеге Татарстан республика оешмасының профсоюз оешмалары арасында ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган туристлык слеты узды.

Чарада Татарстан Республикасы профсоюз оешмасының 180 яшь активисты катнашты.   
    
Югары Ослан муниципаль районы данын дүрт кешедән торган муниципаль хезмәткәрләр: Алексей Московкин, Гүзәл Заннатова, Мөхәмәтҗанов Данис һәм Османова Эльнара яклады.

Турслет программасы бай һәм төрле иде.

Ярыш нәтиҗәләре буенча Югары Ослан районы командасы икенче урынны алды һәм диплом һәм кубок белән бүләкләнде. Котлыйбыз! 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International