«Лего-Бум»

2019 елның 27 мае, дүшәмбе

Лего-ул уенчык, анда фантазияләр чиксез: машиналар, йортлар, хайваннар, самолетлар!

Май ае дәвамында яшүсмерләр-яшьләр клубының лего-иҗаты түгәрәгендә тәрбияләнүчеләр арасында «Лего-Бум» фотоконкурсы узды.

"Лего-Бум» - балалар техник иҗаты конкурсы, анда һәр бала үз фантазияләрен лего-конструктордан башкара алды, фотога төште һәм үз эшен телдән күрсәтә алды. 

Конкурсның максаты һәм бурычлары булып балаларны техник иҗат белән шөгыльләнүгә җәлеп итү һәм әйләнә-тирә дөньяны модельләштерү омтылышына ярдәм итү торды.

Һәм менә бәйге тәмамланды. Һәр бала үзенең фантазиясен күрсәтте, шуның өчен истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International