Күптән түгел Югары Ослан мәктәбенең «Намус истәлеге” эзтабарлар отряды балалары искиткеч бүләк – яңа кыр формасын алдылар. Аны заказ буенча тегәләр. Ә отрядка Кураловодан район Советы депутаты Альберт Прокопьев ярдәм итте.
Бу җитәкче балаларның эзләнүләр белән шөгыльләнүен җитди кабул итә һәм һәрвакыт аларга ярдәмгә килергә әзер.
Хәер, отрядны район башлыгы Марат Зиатдинов та хуплый. Быел район Санкт-Петербургка һәм кире билетлар алу өчен акча бүлеп бирде.
Быелгы экспедиция инде бишенче отряд исәбендә. Состав яшь, әмма балалар эшкә бик җитди әзерләнәләр. Районыбызга битараф булмаган барлык кешеләргә рәхмәт әйтәсе килә, алар ярдәме белән балалар халкыбызның героик һәм фаҗигале тарихы белән аралашалар.