Чит тел укытучылары семинары

2019 елның 28 мае, сишәмбе

Олы Мәми урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында бу уку елында Инглиз теле укытучыларының соңгы семинары узды. 

Укытучылар Инглиз теле дәресләрендә заманча белем бирү технологияләре мөмкинлекләрен кулланып укучыларның төп компетенцияләрен формалаштыру буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

«Kahot» программасы нигезендә Инглиз теле һәм БДИга әзерлек буенча мастер - классны укытучы Федорова Т. А. тәкъдим итте. 

Мотивация өчен заманча уен методы - «The Magic World of Harry Potter» квесты кулланылды, аны яшь укытучы Недоваркова К.А. әзерләде.

 Семинарда катнашучылар чараларны оештыруның югары дәрәҗәдә булуын, аның эчтәлегенең информативлыгын һәм практик юнәлешле булуын, мәктәп педагогларының уку материалын сайлап алуга һәм тәкъдим итүгә иҗади якын килүен билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International