Шәхси сораулар буенча гражданнарны күчмә кабул итү

2019 елның 28 мае, сишәмбе

Бүген, 28 майда, район башлыгы Марат Зиатдинов Югары Ослан авылында гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте. 5 кеше түбәндәге сораулар буенча кабул ителде: Югары Ослан авылындагы Пристань территориясен төзекләндерү һәм тулай торак бүлмәләрен хосусыйлаштыру.

Исегезгә төшерәбез, район башлыгы Марат Зиатдинов һәр сишәмбе көнне 8:00 дән 12:00 гә кадәр алдан язылу буенча 2-18-39, 2-13-38 телефоннары аша гражданнарны кабул итә.

Шулай ук график нигезендә (район сайтында урнаштырылган http://verhniy-uslon.tatarstan.ru) гражданнарны күчмә кабул итү гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International