Җәен районда 60 яшүсмер эшкә урнаштырылачак

2019 елның 28 мае, сишәмбе

Район Советы һәм Башкарма комитетының кече залында район башлыгы урынбасары Сергей Осянин рәислегендә Хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды.

Комиссия рәисе коралның законсыз әйләнешен кисәтү буенча эшне камилләштерү турында сөйләде.

Каникул вакытында социаль куркыныч хәлдә булган балаларның ял һәм куркынычсызлык өчен шартлар тудыру буенча өстәмә чаралар турында балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия рәисе Гөлия Камалетдинова хәбәр итте.

- Быел 60 балигъ булмаган бала эшкә урнашачак, - ди Мильямил Таһир улы. - Хезмәт өчен түләү өчен акча бүлеп бирелде һәм инде районның мәгариф учреждениеләренә җибәрелгән, алар аша июль - август айларында яшүсмерләр эшле булачак.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International