Менә Югары Ослан «Кояшкай» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре белән хушлашу вакыты җитте. 28 май көнне балаларга укытучылар, ата-аналар чын бәйрәм оештырдылар. Матур итеп бизәлгән музыка залы тантана атмосферасын тудырды. Залда кунаклар күп иде: әниләр, әтиләр, бабайлар, әбиләр, балалар бакчасы хезмәткәрләре - барысы да мәктәпкәчә яшьтәге балаларны Белем иленә озатырга килделәр.
Соңгы балалар иртәсе кызыклы һәм мавыктыргыч үтте: балалар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, күңелле һәм матур итеп портфель җыйдылар, конкурсларда катнаштылар. Балалар үзләренең сәләтләрен һәм талантларын күрсәттеләр, мәктәпкә әзер булуларын исбатладылар.
Мөдир чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм ата-аналарга җылы сүзләр белән мөрәҗәгать итте, ул аларга нык сәламәтлек һәм укуларында уңышлар теләде.
Бүләк итеп балалар чыгарылыш укучысы Дипломы, портфолио һәм беренче сыйныф укучысы җыелмасы алдылар.