2019 елның 5 июнендә «Бердәм РОССИЯ» партиясе рәисе Д. А. Медведевның Татарстан Республикасындагы төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Тимерхан улы Борһанов Татарстан Республикасында гомуми белем бирүне тәэмин итү, мәктәпкәчә һәм урта гомуми белем бирү учреждениеләре эшчәнлеге мәсьәләләре буенча халыкны кабул итәчәк.
Мондый кабул итү мәгариф системасында проблемаларны ачыкларга һәм аларны чишү юлларын билгеләргә ярдәм итәчәк.
Кабул итү 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 31/7 нче йорт адресы буенча үткәреләчәк.
Кабул итүгә язылырга һәм өстәмә мәгълүматны (843) 238-10-00 телефоны буенча алырга мөмкин.