Кичә Югары Ослан "Каенкай» балалар бакчасында тәрбиячеләр Екатерина Зеленцова, Надежда Егорова һәм зурлар төркеме балалары үзәкләштерелгән китапханәләр системасына бардылар.
Китапханә хезмәткәрләре балаларны ачык йөз белән каршы алдылар һәм "Нәниләргә ут турында" әңгәмәсе үткәрделәр. Балалар зур кызыксыну һәм карашлары белән китапханәче сөйләвен тыңладылар. Ул янгын вакытында куркынычсызлык тәртибе, ут белән саклык чаралары турында сөйләде, табышмаклар әйтте, балалар белән янгын сүндерүчеләрне чакыртты.
Китапханә хезмәткәрләре балаларга «Куркыныч уенчыклар» дигән искиткеч мультфильм күрсәттеләр. Экскурсия мәктәпкәчә яшьтәге балаларга бик зур тәэсир калдырды.