Югары Осланда изге Рамазан аенда хәйриячеләр ярдәме белән зур район ифтары үткәрү күркәм традициягә әверелде.
Чарага чакырылган мөселманнар саны елдан-ел арта бара. Шуңа күрә 29 майда анда бөтен районнан 100 дән артык чакырылган кеше катнашты. Ифтар яшьләр клубында узды.
Чараны район имам мөхтәсибе Гали хәзрәт Җиһаншин ачып җибәрде. Катнашучыларга сәламләү сүзе белән район башлыгы Марат Зиатдинов мөрәҗәгать итте, барысына да сәламәтлек, рухи ныклык һәм иминлек теләде. Кунаклар арасында Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, районның барлык мәчетләре имамнары да бар иде. Равил хәзрәт мөселманнарны изге Рамазан ае белән котлады, аннары Изге Ай темасына вәгазь үткәрде.
Чара барышында районның 7 нче республика ифтарында катнашкан 10 волонтеры бүләкләү булды. Аларга мөхтәсибәтнең бүләкләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
- Дин тотучылар белән янәшә район яшьләре һәм җитәкчеләрен күрү бик күңелле, - ди район имам-мөхтәсибе Гали хәзрәт. Коръән таләпләрен үтәгән, ураза тотучы кешеләрнең сафы елдан-ел арта бара. Бу кешеләрне берләштереп кенә калмыйча, игелеклелекне дә, мәрхәмәтлелекне дә өйрәтә торган яхшы үрнәк.