Чыгарылыш кичәсендә музыкантлар һәм рәссамнар

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

28 нче май көнне Югары Ослан балалар сәнгать мәктәбе тантаналы рәвештә баянчы, пианист, гитарачы һәм рәссамнарны озатты.

9 бала өстәмә белем алу турында таныклык алдылар һәм чын күңелдән үзләренең укытучыларына һәм яраткан сәнгать мәктәбенә рәхмәт белдерделәр. Саубуллашканда тантана сәбәпчеләре концерт тәкъдим иттеләр, кунакларга – үзләренең укытучылары һәм ата-аналарына үз белгечлеге буенча алган күнекмәләрен һәм сәләтләрен күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International