Бүген Югары Осланда «Куркынычсыз юл — балаларга» флешмобы узды, анда «Каенкай», «Радуга», «Кояшкай» балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм хезмәткәрләр катнашты. Балалар җәяүлеләргә, машина йөртүчеләргә, барган хәлләрне кызыксынып күзәтүчеләргә зур игътибар бирделәр. Әлеге чарада катнашучылар бию хәрәкәтләрен кабатладылар һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә өндәгән лозунглар төшереп калдырдылар.
"Хөрмәтле өлкәннәр! Юлда күп нәрсә сезгә бәйле. Юлларда үзара сак булыгыз һәм уяу булыгыз. Юл хәрәкәте кагыйдәләре таләпләрен үзегез саклагыз һәм аңа балаларны да өйрәтегез. Балалар – безнең киләчәгебез"- дигән мөрәҗәгать белән Югары Ослан ЮХИДИ бүлеге башлыгы Альберт Борһанов чыгыш ясады.