Бүген Югары Ослан районының “Березка" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр педагоглар белән берлектә "Игътибар – балалар! " акциясендә актив катнаштылар.
Балалар ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә автомобиль йөртүчеләргә белем бирү учреждениеләре янында, җәяүлеләр кичүе вакытында, җәмәгать транспорты тукталышлары, парклар һәм скверлар янында, балалар мәйданчыклары янында игътибарлы булырга өндәү белән мөрәҗәгать иттеләр.
Казан шәһәренең юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе Зөлфия Шакирова балаларга юл чатында хәрәкәт кагыйдәләрен искә төшерде һәм балалар белән бергә юл хәрәкәтендә катнашучыларга да мөрәҗәгать итте.
Мондый күрсәтмә эш аеруча нәтиҗәле, чөнки балалар юлда куркынычсызлык кагыйдәләре турында белемнәрен практикада ныгыта алдылар.