Эш мәсьәләләре буенча киңәшмә

2019 елның 31 мае, җомга

Кайбер сәбәпләр буенча традицион шимбә киңәшмәсе бүген җомга көнне, майның соңгы көнендә үткәрелде. 

Көн тәртибе үзгәрмәде һәм районның җирле үзидарә органнарында гражданнар хатлары, мөрәҗәгатьләре белән эшләүгә багышланган иде. Бу хакта район Советы һәм Башкарма комитетының гомуми бүлекләре башлыклары Людмила Федорова һәм Анна Йосыпова хәбәр итте. 
Шулай ук районның рәсми сайты белән эшләү, сайтка керү, район сайтына яңалыклар бирү турындагы мәсьәлә дә каралды. Хөрмәтуллина Лилия-безнең профсоюз лидеры -  безнең команданың профсоюз оешмаларының республика слетында җиңүе турында сөйләде.
 Барлык сораулар буенча җаваплы башкаручыларга йөкләмәләр бирелде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International