Макыл балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе

2019 елның 31 мае, җомга

30 май көнне Макыл балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе булып узды.  Бу һәр бала һәм аның ата-аналары өчен аерым вакыйга. Әле күптән түгел генә ул балалар бакчасына йөри башлаган кебек, ә бүген инде башлангыч сыйныф укучысы.
 Быел тәрбиячеләр Антонина Савина һәм Ольга Аверина 17 (7 малай һәм 10 кыз)  бала чыгарды- 

Әкияти, гамьсез балачак артта калды, барысына да - балаларга да, тәрбиячеләргә дә, ата-аналарга да бераз моңсу! 

«Ретро» стилендә хушлашу кичәсе балаларның кызыклы күзаллавы белән башланып китте. Көтмәгәндә барысы өчен дә тынгысыз Убырлы карчык пәйда булды. Шатлык, мәзәкләр, җырлар, дулкынландыргыч һәм дәртле биюләр Кичә буе бер-берсен алыштырды.

Бакча мөдире Елена Маслова семинарларда, конкурсларда, бәйрәмнәрдә актив катнашкан өчен «Иң яхшысы» номинациясендә медальләр, шулай ук балалар бакчасын тәмамлау турында дипломнар таратты.

Ышаныч һәм ярдәм өчен тәрбияләнүчеләрнең ата-аналарына Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Балаларны котларга җирле үзидарә башлыгы Алинә Матвеева, авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Цветкова, шулай ук булачак беренче укытучы Любовь Тимиряева да килгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International