Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә мөмкинлекләре чикләнгән балаларга аерым игътибар бирелә.
1 июнь – Балаларны яклау көне алдыннан гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре "Без төрле - без тигез» дигән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен клуб эше кысаларында ярымстационар үзәктә тернәкләнү узучы балалар өчен бәйрәм оештырдылар.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре мультипликация геройлары персонажлары ролендә театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр, хәйриячеләрдән бүләкләр тапшырдылар, балаларга һәм аларның ата-аналарына иң беренче чиратта сәламәтлек һәм барлык теләкләрнең тормышка ашуын теләделәр.