31 майда ел саен Бөтендөнья тәмәкесез көн - тәмәке тартуга каршы көрәш буенча Халыкара акция үткәрелә.
"Зарарлы гадәтләр» проблемасы-хәзерге вакытта аеруча актуаль булып тора һәм алар белән көрәш – тулаем дәүләт бурычы гына түгел , ә һәр аерым граждан бурычы да.
Югары Ослан муниципаль районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Доброволец» волонтерлар отряды белән берлектә Югары Ослан авылы территориясендә «Наркотикларсыз яшьләр» дигән акция уздырдылар. Мәгълүмати-агарту акциясе барышында халыкка «Сәламәт тәндә - сәламәт рух» дигән буклетлар таратылды.