Милли проектлар

2019 елның 31 мае, җомга

Югары Ослан муниципаль районы территориясендә 2019 елда биш милли проект гамәлгә ашырыла.
"Мәдәният» проекты кысаларында Яр буе Морквашы авыл мәдәният йортына капиталь ремонт ясала. Финанслауның гомуми суммасы - 12.6 млн. сум. Алда бинаның эчке бизәкләү, бинаны сайдинг белән тышлау буенча шактый эшләр тора.
Югары Ослан гимназиясенең "Мәгариф» проекты буенча 37,9 млн. сумга ремонт эшләре тулы куәт белән бара. Подрядчы тәрәзәләрне, үзәк җылыту системасын алыштыру эшләрен төгәлләде. 
«Экология» проекты кысаларында, «Идел буе урманчылыгы» тарафыннан «Урманнарны саклау» программасы буенча, Мәйдан авыл җирлеге территориясендә 10 гектарга агач утыртты. «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» проекты «Татавтодор» көче белән Карахуҗа торак пунктына кадәр 1,54 км озынлыктагы асфальт - бетон катламын ремонтлауны күздә тота.
Иннополис шәһәрендә җәйге чорда «Торак һәм шәһәр мохите» проекты гамәлгә ашырылачак. Җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү - брусчатка җәю, яшелләндерү, кече архитектура формаларын урнаштыру планлаштырыла.
Һәр объектка район Советы депутатлары арасыннан җаваплы затлар беркетелде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International