Югары Ослан районында "көмешкә куучылар" турында 

2019 елның 31 мае, җомга

Шәраб-аракы әйберләре кыйммәтләнүгә бәйле рәвештә, кибетләр аша алкогольле продукция сату шактый кимегән. Аның каравы ялган аракы һәм көмешкә сату белән шөгыльләнүче кара базар чәчәк ата. Нәтиҗәдә суррогат алкоголь белән агуланучылар саны арта.
- Алкоголь продукциясен сатуны бозу фактларына битараф калмагыз, - ди ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы контроль-инспекция бүлеге әйдәп баручы белгече Татьяна Каргина. - Алкогольле продукция әйләнеше һәм сату өлкәсендә закон бозу шаһиты булган очракта, шәхси йортлардан спиртлы сыеклыклар сату турында "Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы аша хәбәр итә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International