Гер спорты - матур һәм мавыктыргыч

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

Энтузиазм һәм герләргә мәхәббәт нигезендә Карахуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбенең егетләр һәм кызлар арасында гер спорты буенча ел саен үткәрелә торган беренчелеген үткәрү очраклы түгел. Гер спорты фанаты Игорь Осянин та нәкъ менә биредә яши һәм эшли дә инде.

 Инглиз теле укытучысы булып эшләсә дә, Игорь Александрович инде 24 елга якын герләрдән аерылмый. Үзе дә  шөгыльләнә,  укучыларын да өйрәтә. Күп көч таләп итә торган хезмәт нәтиҗәләре республикада үткәрелә торган ярышларда үзен сиздерә, анда Игорь Осянинда тәрбияләнүчеләр яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Ел саен уку елы ахырында Карахуҗа мәктәбе базасында гер спорты буенча ярышлар уза

 Район турнирын үткәрү "Чемпион" СК директоры Абызова Е. В. ярдәме белән мөмкин булды.

Шәхси беренчелектә үз авырлык категорияләрендә призлы урыннарны алган ярышларда катнашучылар грамоталар, медальләр һәм акчалата бүләк белән бүләкләнделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International