Хөрмәтле Югары Ослан халкы!
Сезне якынлашып килүче Ураза бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!
Бу якты бәйрәм күңел тынычлыгы, тыныч шатлык һәм яхшы ниятләрне тормышка ашыруга ышаныч китерә. Элек-электән Ураза бәйрәме туганнар, дуслар, яхшы танышлар арасында бәйрәм өстәле артында билгеләп үтелә. Ул, нинди дин тотуларына һәм нинди милләттән булуына карамастан, күршеләребез, хезмәттәшләре арасында туганлыкны, яхшы мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итә.
Бу бәйрәм ата-бабаларыбыз турындагы истәлекне саклаган һәм башкалар хисенә хөрмәт белән караган һәркем өчен кадерле. Өйләрегездә һәрвакыт муллык, татулык һәм тынычлык булсын! Бәйрәм белән, бәйрәм белән!
Хөрмәт белән, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М. Г. Зиатдинов