РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының 2009 елның 6 октябрендәге 373 номерлы боерыгы белән расланган Башлангыч гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандарты нигезендә Россия Федерациясенең гомуми белем бирү оешмаларында алты уку модуленнән торган «Дини мәдәният һәм дөньяви этика нигезләре» комплекслы уку курсын укыту алып барыла:
1. "Православие мәдәнияте нигезләре»;
2. "Ислам мәдәнияте нигезләре»;
3. "Буддизм мәдәнияте нигезләре»;
4. "Яһүд мәдәнияте нигезләре»;
5. «Дөньякүләм дини мәдәният нигезләре»;
6. "Дөньяви этика нигезләре".
Фәнне өйрәнү гаилә һәм иҗтимагый рухи-әхлакый һәм социомәдәни кыйммәтләргә туры килгән шәхесне формалаштыру һәм үстерү максатларында гамәлгә ашырыла.